Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 1090 Зурлар төркемендә "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерү.

Опубликовано 17.01.2019

Галиева Алия Рафаэловна

МБДОУ №5 «Бэлэкэч» Сабинского района РТ  

Воспитатель

Зурлар төркемендә "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерү.

 

“Өч кыз” әкияте

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер әни,

                            Булган аның өч кызы,берсеннән-берсе сылу.

                            Хатын көн-төн эшләгән,кызларын бик яраткан.

                            Матур күлмәк киерткән, тәмле итеп ашаткан.

                            Кызлар матур булып үскәннәр.

                            Буй- сыннары карлыгач, битләре ай да кояш,

                            Кашлары кыйгач-кыйгач.

Әни:                 Кызларым-кызкайларым,

                          Сез минем матурларым.

                           Сезнең кебек юк җирдә,

                           Сез минем канатларым.

Алып баручы: Шулай яшәп ятканда, кызларга чират җиткән.

                            Берсе артыннан берсе кияүгә чыгып киткән.

(“Кияүләр”биюе)

Алып баручы:  Үткән көннәр, атналар,Айлар һәм еллар үткән.

                             Бервакыт әниләре кинәт авырып киткән.

                              Бар икән Тиен дусты хәл белергә дип килгән.

Тиен: (карана-карана чыга)

                           Ничек, дустым, саулыгын?

                           Ахрысы салкын тигән.

Әни:               Хәлем бик авыр минем.

                        Тиен дустым, барсана,авырсынма,

                        Кызларыма әйисәнә.

Алып баручы: Тиен чыгып йөгергән.

                            Олы кызын ул күргән.

Тиен:            Әниең китте чирләп,

                       Хәлен  белергә кирәк.

Олы кыз:      Ай, Тиенкәй, эшеп күп, ләгәннәр юасым бар.

                        Чистартасы,кырасы, кибәргә куясым бар.

Тиен:         Ярар, барма әниеңә. Яшә шунда мәңгегә.

Алып баручы: Тиен әйткән дә киткән, кызның  да эше беткән.

                           Ул гөберле бака булып, яшәвен дәвм иткән.

(“Бакалар”биюе)

Алып баручы: Тиен Уртанчы кызга киткән,

                            Ул бәйләү бәйли икән.

Тиен:               Әниең китте чирләп, хәлен белергә кирәк.

Уртанчы кыз:      Ай, бик барыр идем дә,вакытым юк, эшем күп,

                                Бәйләүне өлгерткәчтен, базарга чыгасым бар.

Тиен:       Бәйлә син гомер буе, рәхәт күрмә ел буе.

Алып баручы: Тиен әйткән дә киткән, кызның да эше беткән.

                            Ул үрмәкүчкә әйләнеп үрүен дәвам иткән.

(Үрмәкүчләр биюе)

Алып баручы: Тиен Кече кызны эзләп бара торгач, бик матур бер аланга килеп чыккан. Ә бу аланда берсеннән- берсе гүзәл, берсеннән- берсе матур күбәләкләр биеп йөриләр икән.

(“Күбәләкләр”биюе)

Алып баручы: Тиен Кече кызны эзләп бара.

                          Тиен Кече кызны эзләп барса,

                           Кыз өендә камыр баса.

Тиен: Әниең китте  чирләп, хәлен белергә кирәк.

Алып баручы: Кече кыз сүз әйтмәгән, кулларын да сөртмәгән.

                            Алдын-артын карамыйча, әнисенә йөгергән.

Кече кыз: Әнием-әнием, син минем алтыным.Хәлләрең ничек?

Алып баручы: Кече кыз әнисен торгызган,аңа чәйләр ясап эчерткән. Хәстәрләгән, яраткан.

Тиен: Әй  син кыз бала, әниеңә булыш. Кешеләргә шатлык өләш.  Бул аларга куаныч. Бәхет-шатлыкта яшә.

Алып баручы: Тиен шулай дип  матур теләкләр  теләгән дә, китеп барган.

Ә инде үзләренең ялгышларын аңлап, калган кызлары да әниләре янына килгәннәр.

Олы, Уртанчы кыз: Әни, гафу ит безне. Без сине яратабыз!

Әни: Гафу итәм!

Алып баручы: Әниләре инде, әлбәттә, кызларын гафу иткән. Алар әле хаман да бик тату яшиләр ди.

Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әйдәгез катнашучыларга бер кул чабыйк.

Сүз кайсы әкият турында барды?(“Өч кыз”)

- Сез әкият геройларыннан кемнәрне белдегез? (Әби, әни, тиен һәм кызлар)

- Әниләргә карата нинди мөгалләмәдә булырга кирәк?(Тәүфыйклы , игелекле)

Әниләрне рәнҗетергә ярыймы? Беркайчан да рәнҗетергә ярамый.Аларның сүзләрен һәрвакыт тыңларга, ярдәм итәргә, яратырга кирәк.

 

 

Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Сез бу атнада тәрбияче апаларыгыз белән нинди темага сөйләштегез? Әлбәттә китап турында. Сез аның килеп чыгышы,  нәрсәдән ясалганын  өйрәнгәнсездер. Нәрсәдән ясала? (агачтан).

Ссез китап укырга яратасызмы?  Апаларыгыз, әниләрегез дә сезгә бик күп китаплар, әкиятләр укыйдыр.Шулаймы?Алайса, әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә өзекләр укыйм, сез аларны кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш буласыз.

 

1.Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай “Су анасы”)

 

  1. 2.    Мин күмәч, күмәч!

Мин әбидән киттем.

Мин бабайдан киттем.

Мин куяннан да китәм. (“Күмәч”)

 

  1. 3.    Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. (“Сертотмас үрдәк”)

 

4.  Бердән-бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышаннар һәм канга батышканчы сугышканнар.(Тукмар белән чукмар)

 

 5.Аягың төзәлгәч,киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Куян кызы).

 

Молодцы, әкиятләрне беләсез  икән. Бүген без сезгә 2нче зурлар төркеме  белән “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтербез. Игътибар белән карагыз.

 

 

 

Әни:                 Кызларым-кызкайларым,

                          Сез минем матурларым.

                           Сезнең кебек юк җирдә,

                           Сез минем канатларым.

 

Әни:               Хәлем бик авыр минем.

                        Тиен дустым, барсана,авырсынма,

                        Кызларыма әйисәнә.

 

Әни: Гафу итәм!

 

 

Тиен: (карана-карана чыга)

                           Ничек, дустым, саулыгын?

                           Ахрысы салкын тигән.

 

Тиен:            Әниең китте чирләп,

                       Хәлен  белергә кирәк.

Тиен:         Ярар, барма әниеңә. Яшә шунда мәңгегә.

 

Тиен:       Бәйлә син гомер буе, рәхәт күрмә ел буе.

Тиен: Әй  син кыз бала, әниеңә булыш. Кешеләргә шатлык өләш.  Бул аларга куаныч. Бәхет-шатлыкта яшә.

 

 

 

Олы кыз:      Ай, Тиенкәй, эшеп күп, ләгәннәр юасым бар.

                        Чистартасы,кырасы, кибәргә куясым бар.

Олы, Уртанчы кыз: Әни, гафу ит безне. Без сине яратабыз!

 

Уртанчы кыз:      Ай, бик барыр идем дә,вакытым юк, эшем күп,

                                Бәйләүне өлгерткәчтен, базарга чыгасым бар.

Олы, Уртанчы кыз: Әни, гафу ит безне. Без сине яратабыз!

 

Кече кыз: Әнием-әнием, син минем алтыным.Хәлләрең ничек?