Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 1148 Сценарий театрализованного представления на татарском языке для русскоязычных детей подготовительной к школе группы по сказке А. Алиша "Сертотмас үрдәк"

Опубликовано 02.04.2019

Маулютдинова Гульназ Ильгизовна
МБДОУ Детский сад №18 с татарским языком воспитания и обучения г. Казани
Воспитатель


Сценарий театрализованного представления на татарском языке для русскоязычных детей подготовительной к школе группы по сказке А. Алиша "Сертотмас үрдәк"

 

Сценарий

Сертотмас үрдәк

Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Эт, Песи, Керпе, Куян, Төлке, Аю, Бүре

Автор. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер урдәк булган. Ул узе,          сайрый белмәсә дә, кургән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

Музыка. Ишегалдында кош-кортлар: этэч, тавык, чеби, каз, куркэ тавышлары ишетелэ.

Сертотмас үрдәк (Һәр кош янына килеп). Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Залга төшә һәм бер тамашачы янына килеп).          Ишеттенме бер яна хэбэр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа. (керә, кош-кортларга карап).Мин урманга китәм. Мин өйдә юк дип беркемгә дә әйтмәгез (китэ).

Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

С. үрдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икэн? Бак-бак!

Тын гына музыка. Караҗгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.

Әтәч (кычкыра).Кик-ри-күк!

Песи. Кайчан кайтыр икән Хуҗа? Мяу-у-у!

ӘтәчКик-ри-күк, белмим шул.

Песи (елый). Мяу-мяу-мяу, мин курка-а-ам!

Тавык. Кыт-кыт! Мин дә куркам.

ӘтәчУрдэк, тукта!

ПесиХуҗа юк. Мяу! Аны эзлик.Мяу!

Әтәч. Син очасың да, син йөзэсең дә, син йөгерэсең дә, син бар!.

С. үрдәк (күнеп). Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде. (китә)

Музыка. С. үрдәк елга буйлап йөзә. Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

С. үрдәк. Хуҗабызны эзлим, эт тә аңа ияреп киткән иде. Өйдә берәу дә юк.Аларны алып кайтырга дусларым мине жибәрделэр.

Керпе. Синең өең еракмы? Анда тычканнар, усал еланнар юкмы?

С. үрдәк. Менэ шушы сукмак безнең өйгә бара, беркемгә дә әйтмә, кара!

Керпе. Юк, әйтмим (китә).

Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыга-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, ни эшләп урманда йөрисен?

С. үрдәк. Хуҗа белән этне эзлим, өйдә беркем дә юк.

Куян (эченнэн генэ). Алай булгач, агач кимерергэ барам. (Үрдәккә карап). Хуҗаңны кургәнем юк. (югала).

         Сертотмас урдэк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур соры

     аю йоклап ята

С. урдэк. Әй, тор әле, йокы бәлеше! Хуҗаны курмәдеңме? Эте дә бар иде янында.

Аю. (ачуы килеп уяна). Курмәдем. (Урдәкнең кайгысын уртаклашкандай     кыланып). Урман эченәрәк керсәң, табарсың! (Үрдәк китә).

Аю. (узалдына) Хуҗаның балын ашап кайтыйм әле! (китә).

Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш,  куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

С. үрдәк. Хуҗа белән этне эзлим

Бүре. (уз-узенә).Боларның сарыкларын ашыйм эле! (Үрдәккә карап) Андый кешене кургәнем юк. (китә).

         Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклыбер Төлке килеп чыга.

С. үрдәк. Матур апакай, минем Хуҗамны курмәдеңме? Янында эте дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, күрдем мин аны! Янында эте дә, балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

         Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары

   уйнап йорилэр.

Төлке балалары. Әни, ашарга алып кайттыңмы?

Төлке. Менә, балаларым, сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары. Ура! Ура! Ура!

Төлке. Хәзер, балалар, авылга барам,  күп үрдәк алып кайтам!

Төлке шулай дип китә, ә үрдәк аннан соң озак тормый, оча да китә.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр

иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.

Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән…

(Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

яный, орыша...)

Автор. Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

С.Үрдәк. Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәсмен! Бак-бак!

Автор. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!

Рольләрне башкардылар:

Сертотмас Үрдәк – Солтан

Хуҗа – Артур

Әтәч – Искәндәр

Тавык - Ульяна

Эт – Костя

Песи – Вика

Керпе  - Артур

Куян – Ульяна

Төлке – Ләйлә

Аю – Адел                                   

Бүре - Искәндәр